23 ноябрь Башчы авыл клубында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Искә төшерик һәм онытмыйк» дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.
Катнашучылар бишек җырларын, әйтемнәрне, мәкальләрне, милли уеннарны, татар һәм мордва халкының бай фольклорын искә төшерделәр. Кунаклар шәҗәрә, гореф-гадәтләр, риваятьләр, гаилә традицияләре һәм истәлекләр турында сөйләштеләр, исем-фамилияләрнең мәгънәсе һәм килеп чыгышы турында белделәр.