Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбенең» 6 сыйныф укучысы Александра Кузьминых 2024 елның 23 ноябрендә Казан шәһәрендә Л. Н.Толстой исемендәге XXII Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Конференция нәтиҗәләре буенча Александра «Яшьләр секциясе» ндәге эше өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе-рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тараканова Р.Х.). Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!