Бакырчы авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

23 ноябрь Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Кичке уен» фольклор бәйрәме булып узды. Фольклор бәйрәм милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызуга багышланган.

Яшь буын татар халкының гореф-гадәтләре белән танышты һәм борынгы заманда ата-бабаларыбызның кичләрен ничек үткәрүләре турында белде. Балалар татар милли уеннарында һәм «Иң яхшы биюче», «Өченчесе артык», «Түгәрәк буенча бию», «Биш пар» һәм башка бик күп конкурсларда катнаштылар.

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International