25 ноябрь көнне Тоншерма урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары өчен «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» курсы кысаларында «Үзеңә һәм тирә-юнеңдәге кешеләргә игътибарлы бул» дигән темага дәрес үткәрелде.
Дәрес укучыларда әйләнә-тирәдәгеләр турында кайгыртуга аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга, үз хисләрен рефлексияләү күнекмәләрен үстерүгә, башкаларның күңел халәтен аңлауга багышланды.