25 ноябрь К.Яңа Тимбай авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Әнигә букет» дип исемләнгән, Әниләр көненә багышланган мастер- класс булып узды.
Әниләр көне-ул үзенчәлекле бәйрәм, без әниләребезгә кылган эшләре өчен рәхмәт әйтергә телибез. Рәхмәт һәм мәхәббәтне белдерүнең иң яхшы ысулларының берсе-әнигә үз кулларың белән ясалган матур чәчәк бәйләме бүләк итү. Балалар бик тырышып гадәти булмаган тылсымлы чәчәкләр ясадылар. Мастер-класста катнашучыларның һәрберсенең җылылык һәм мәхәббәт белән тулы кабатланмас чәчәк бәйләме килеп чыкты. Балалар әниләре хөрмәтенә шундый бүләк ясауларына бик шат булдылар.