Тоншермә мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Тоншерма урта мәктәбенең 2-4 сыйныфларында «Үзеңә һәм тирә-юнеңдәге кешеләргә игътибарлы бул» дигән темага дәрес үткәрелде. Укучылар ни өчен үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәклеге, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карауның һәм бер-береңә ярдәм итүнең мөһимлеге турында фикер алыштылар. Бергәләп түбәндәге сорауларга җавап эзләделәр:

  1. Игелекле эшләр дөньяны ничек яхшырта ала?
  2. Ни өчен үзең турында кайгырту эгоизммы,  җаваплылыкмы?
  3. Янәшәдәгеләргә игътибарны ничек күрсәтергә?

Иң мөһиме: кайгыртуның кечкенә адымнардан – елмаюдан, ярдәм итүдән, яхшы сүздән башлана икәнен аңладылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International