25 ноябрь Түбән Тархан авыл клубында Әниләр көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышланган «Ана йөрәген мәхәббәт белән җылытам» дигән бәйрәм кичәсе булып узды.
Кичә башында кунаклар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, һәр кешенең тормышында әнинең роле, ана мәхәббәте һәм балаларының әниләренә булган игътибары турында искәртеп үттеләр. Моннан тыш, алар бик теләп табышмакларны чиштеләр, әкият персонажларын таныдылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бәйрәм өстәле артында тәмамланды.