2024 елның 26 и 28 ноябрендә «Соколовский А.А. исемендәге Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Бөтенроссия «Россиянең Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурсның муниципаль этабында район мәктәпләреннән 13 педагог катнашты. Укытучылар педагогик эшчәнлек тәҗрибәсен күрсәттеләр, ачык дәресләр үткәрделәр, мастер-класста белем бирү технологияләре һәм инновацион практикалар белән уртаклаштылар. Йомгак ясау мәгариф системасының барлык юнәлешләре буенча һөнәри осталык конкурсларының муниципаль этаплары тәмамланганнан соң тантаналы шартларда узачак.
Бәйгенең җиңүчесе – Э.Р. Авхадышина, Советлар Союзы Герое Павел Семенович Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы. Икенче урынны А. Д. Абдрахманов, Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең ОБЗР укытучы – оештыручысы, өченче урынны А. Е. Андрианова, «Соколовский А.А. исемендәге Тәтеш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» сәнгать (музыка) укытучысы яулады. «Педагогик дебют» номинациясендә 1 нче дәрәҗәдә диплом белән Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Камбеева Эльвина Нияз кызы бүләкләнде.
«Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр конкурсның зона этабында Тәтеш районыннан чыгыш ясаячак.
.jpeg)