Алабирде авыл мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 29 ноябре, җомга

27 ноябрь Алабирде авыл мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Гаиләнең мәңгелек әйлән-бәйләне» күңел ачу программасы булып узды.

Директор балаларга гаиләнең һәр кеше тормышындагы әһәмияте һәм аның балаларны тәрбияләүгә һәм үстерүгә йогынтысы турында икәртеп үтте. Балалар гаилә һәм йорт турындагы табышмакларны чиштеләр. Аннары катнашучылар биремнәр салынган конверт алдылар, «Ышанам – ышанмыйм» интерактив уенда һәм «Әни боткасы», «Җитез пешекчеләр», «Табышмаклар ромашкасы», «Гаилә агачы», «Туганым», «Өйдә җыештыру» кебек күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Программа ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнде.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International