1 декабрьдә Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында «Юл юк» антивич акциясе булып узды. Район мәдәният йорты методистлары, үзләрен һәм якыннарын инфекциядән саклау өчен, халыкка сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында мәгълүмат бирделәр һәм акциядә катнашучыларга кызыл тасма — ВИЧ-инфекцияле кешеләр белән теләктәшлекнең халыкара символын бүләк иттеләр.

