Иртән үк мәктәпкә кергәндә дежур укытучылар барлык укучыларның киемнәрендә һәм рюкзакларында яктылык кайтаручы элементлар булу-булмавын тикшерделәр. Тикшерү күрсәткәнчә, күпчелек укучыларның яктылык кайтаргычлары бар, күп кенә балаларга ата-аналар яктылык кайтаручы элементлар (фликерлар һәм стикерлар) салынган букчалар сатып алганнар. Кайбер башлангыч сыйныфларда һәм урта звенода укучыларда яктылыкны кире кайтара торган тукымадан курткалар була. Кызганычка каршы, кайбер урта сыйныф укучыларында нибары 1-2 яктылыкны кире кайтара торган элемент бар. Бу, әлбәттә, җитәрлек түгел. Көзге кыска көннәрдә күп балалар әле шактый караңгы вакытта өйдән мәктәпкә чыгалар, ә инде караңгы төшә башлагач кайталар, шуңа күрә яктылык кайтаручы элементлардан башка юлга чыгу куркыныч. Фл фликер тоткан җәяүле автомобиль фаралары яктысында 150 – 400 метр ераклыкта күренә. Фликерларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын киметә. Моны һәрвакыт истә тотарга кирәк. Шуңа күрә яктылыкны кире кайтара торган элементлары булмаган яки аларның саны җитәрлек булмаган һәркемгә кисәтүләр ясалды. Бу кимчелекләрне бетерү эше дәвам иттереләчәк.

