1 декабрь көнне Башчы авыл клубында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «СТОП ВИЧ/СПИД», бөтенроссия акциясе узды. Клуб мөдире кызыл тасманың ВИЧ белән авыручылар өчен түгел, ә авыру кешеләрне аңлау һәм җәмгыятькә кабул итү символы буларак, җентекләбрәк сөйләде. Акциядә катнашучылар ВИЧ-инфекциялеләрнең алар белән дуслык һәм аралашу вакытында бернинди куркыныч тудырмавын, аларга мораль ярдәм кирәклеген, һәр кешегә кирәклеген һәм аларның урынында теләсә кем булырга мөмкинлеген белделәр.