1 нче декабрь көнне Олы Тархан авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Минем гаиләмнең истәлекләре»дип исемләнгән гаилә кичәсе булып узды. Гаилә кичәсендә Куйруковлар, Гомәровлар, Абелхановлар, Шагаевлар, Шәмсетдиновлар гаиләләре катнашты. Әбиләр һәм әти-әниләр кичәгә гаилә фотоларын һәм якыннарыннан истәлеккә калган кыйммәтле әйберләрне алып килделәр. Алар бу әйберләргә ия булучылар, вакыйгалар, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләр турында сөйләделәр һәм истәлекләре белән уртаклаштылар.


