30 ноябрь көнне Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче гомуми белем бирү мәктәбенең «СМС-балалар» оешмасы (җитәкчесе Н.П. Врясова) Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Кызыл тасма» акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты-мәктәп укучыларының игътибарын СПИД проблемасына җәлеп итү, аларга ВИЧ йоктыру юллары турында мәгълүмат бирү, ВИЧ белән авыручыларга карата толерантлы мөнәсәбәткә өндәү. Акциядә укытучылар һәм өлкән сыйныф укучылары катнашты. Акция вакытында мәгълүмати буклетлар һәм кызыл тасмалар тараттылар. Элмәк белән төрелгән кызыл тасма кан төсен символлаштыра һәм СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы булып тора –СПИДтан башка киләчәккә өмет һәм ярдәм символы.


.jpeg)


