"Пушкин картасы" федераль проекты кысаларында "П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе" МББУ укучылары Үзәк китапханәдә булдылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларны заманча язучылар иҗаты белән таныштырды, аларның игътибарына иң кызыклы яңалыкларны тәкъдим итте, "Әдәби интуиция" интеллектуаль уенын уздырды. Уен барышында укучыларга үз эрудициясен һәм логик фикерләвен күрсәтергә, стандарт булмаган ситуацияләрдә карар кабул итә белергә кирәк иде. Барлык биремнәр дә кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
