Үзәк китапханә хезмәткәрләре Үзәк паркта бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Иртәгә яшәр өчен бүген бел» дигән тематик акция уздырды. Чараның максаты наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның кешегә йогынтысы, СПИД белән ничек йоктырырга һәм моннан ничек сакланырга икәнлеге турында мәгълүмат бирү иде. Акциядә катнашучылар Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне дөнья җәмәгатьчелегенең һәм гади кешеләрнең игътибарын СПИД проблемасына, кеше тормышының кыйммәтләренә җәлеп итү өчен барлыкка килүен белделәр.
.jpg)