Байраш төп мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Безнең мәктәптә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе узды. Хәйрия чарасында мәктәпнең барлык укучылары катнашты. Алар әти-әниләре белән ярминкәгә ныклап әзерләнгәннәр: сату өчен бәлешләр, коймаклар, күмәчләр, печенье пешергәннәр, үз куллары белән эшләнмәләр ясаганнар, тастымаллар, башмаклар бәйләгәннәр.
Ярминкәне уздыруда һәм оештыруда катнашканнарның барысына да зур рәхмәт. Бергә без көчле
Барлык акчалар махсус әрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм алуга юнәлдереләчәк. Бергә без зур һәм игелекле эш эшләдек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International