1-10 декабрь көннәрендә "Башаккай" балалар бакчасында Инвалидлар декадасы уза. "Малышарики" урта төркемендә б үгенге көнне "Цветик семицветик"әкиятенә багышларга булдык.
Без балалар белән бу әкиятне карадык, аның турында фикер алыштык, ә аннары "Цветик семицветик" аппликациясен ясадык. Безнең чәчәгебез шактый зур, вертушкага охшаган килеп чыкты.
Дәрес азагында без балалар белән теләкләр әйттек, ә безнең җиде чәчәкләр таҗчыклары безгә аларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк!