3 декабрь Тәтеш районы мәдәният йортында Россия Федерациясе Герое А.А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Билгесез солдат көненә багышланган «Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде. Чарада катнашучылар әлеге истәлекле датаның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә 3 декабрьнең хәрби батырлык истәлеген саклау өчен сайлануын белделәр, алып баручылар Мәскәү шәһәренең Александров бакчасында урнашкан «Билгесез солдат кабере» мемориалы турында сөйләделәр. Чара барышында Ватанның исемсез геройларын бер минут тынлык белән искә алдылар.