МБУ «Форпост» үзәге хәбәр итә

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

   «Форпост» үзәге белгечләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Сәламәт булу – шәп» дигән мавыктыргыч квиз-уен үткәрделәр.

Чара «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге эш төркеменә йөрүче яшьләр өчен узды.

Уен барышында катнашучылар сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен тикшереп кенә калмадылар, авыруларны профилактикалау турында күп кенә яңа нәрсәләр белделәр.

Уен дусларча атмосферада узды, бу аларда үз сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International