3 декабрьдә Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә һәм "Юмарт сишәмбе" хәйрия хәрәкәтенә багышланган “Йөрәктән йөрәккә” акциясе үткәрделәр. Алар сәламәтлекләре чикләнгән авылдашларына бардылар, алар белән сөйләштеләр, татлы бүләкләр тапшырдылар.