Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Келәш авылында “Әни сүзе” дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Шагыйрә-мөгаллимә, язучы, публицист Гөлнур Айзат чараның кунагы булды. Әдәби кичә башланганчы китапханәгә, музейга һәм ял бүлмәсенә экскурсияләр үткәрелде.
Әдәби кичәдә Гөлнур ханым мавыктыргыч итеп тормышы һәм иҗаты белән дә таныштырды. Шагыйрәнең тирән эчтәлекле шигырьләрен укыдык, Гөлнур апа җырларын авылдашларыбыз Буа дәүләт драма театры актрисасы Әнисә Сәгыева,үзешчән артистлар башкардылар.Тамашачылар Гөлнур Айзатның китапларына автографлар да алып, үзе белән әңгәмә корырга да өлгерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International