4 декабрьдә Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш Бабайга хат язу көненә багышланган шулай ук "Мәрхәмәтле эшләр Марафоны" республика акциясе кысаларында "Кыш Бабайга хат" акциясе оештырдылар. Алар мәктәп укучыларын Кыш Бабайга хат язарга чакырдылар. Чарада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кыз да катнашты. Балалар чыршы бизәделәр, аннары рәхәтләнеп эшкә керештеләр. Теләкләр төрле иде, ләкин барысы да Кыш Бабайга гомуми хат язарга һәм ел саен безнең теләкләрне үтәгәне өчен аңа рәхмәт әйтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Хатны, адресын күрсәтеп, конвертка салдылар. Хәзер илебезнең баш тылсымчысыннан түземсезлек белән җавап көтәчәкләр.