5 декабрь Тәтеш районы мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көне кысаларында сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен «Мәрхәмәт тулы дөнья» күңел ачу программасы булып узды. Чара барышында балалар сихри музыка дөньясына чумдылар, яраткан җырларын искә төшерделәр, шулай ук кызыклы конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар. Чара ахырында һәр балага татлы бүләк, күңел җылысы һәм якты киләчәккә ышаныч бирелде.