Балалар китапханәсе хәбәр итә

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

     Балалар китапханәсендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Геройлар белән Ватаныбыз көчле» дигән батырлык дәресе үткәрелде, анда Ханжин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары чакырылды (сыйныф җитәкчесе Н.А. Җиһанов).

    Чара барышында балалар истәлекле датаның - Ватан геройлары көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Изге Георгий Победоносец ордены һәм Россиянең Ватан Геройлары көнендә хөрмәтләнә торган башка югары хәрби бүләкләре турында белделәр. Югары бүләкләргә лаек булган якташларыбызга – махсус операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирелде. Чара документаль видео һәм электрон презентация белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International