Россия Федерациясе конституциясе көненә «Форпост» студентлар куркынычсызлыгы хезмәте активисты «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен «Минем ил армиясе» кызыклы квиз-уенын үткәрде.
Катнашучылар сугыш геройлары, хәрби техника һәм башка кызыклы темалар турындагы сорауларга җавап биреп, Россия армиясенең тарихы һәм заманчалыгы турында белемнәрен тикшерә алдылар. Бу чара аларның безнең армияне аңлавын тирәнәйтергә мөмкинлек бирде!