Бүген, 19 декабрь көнне, "Генерал-майор Хапаев В.А. исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернаты" базасында табигый-фәнни цикл укытучылары өчен методик семинар узды. Чара актуаль темага багышланган иде: "Табигый белем бирүдә функциональ грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү өчен заманча мәгариф технологияләрен куллану".
Семинарда районның төрле мәктәпләреннән педагоглар катнашты. Катнашучылар биология, химия, физика һәм география укытуга өр-яңа алымнар турында фикер алыштылар, укучыларның функциональ грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен цифрлы инструментларны һәм интерактив методикаларны куллануның нәтиҗәле ысулларын карадылар. Семинар барышында иң яхшы тәҗрибәләр күрсәтелде, мастер-класслар үткәрелде һәм педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашты.