Яңа ел алдыннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр өчен «Яңа ел китап порты» бәйрәм программасын үткәрделәр. Чарада катнашучыларга яңа елны каршылау традициясе, Яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы, һәм, әлбәттә инде, чыршы һәм бүләкләрне игелекле бүләк итүче Кыш бабай турында сөйләделәр. Балалар әти - әниләре белән бергә яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-классларда, төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, кыш турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмакларны чиштеләр һәм ребуслар чиштеләр. Бәйрәм азагында барлык гаиләләр дә Яңа ел сюрпризы алды.