Мәдәният яңалыклары

2024 елның 20 декабре, җомга

19 декабрь Урюм авылы мәдәният йортында Мордовия Республикасының халык артисты Анна Атласова һәм Мордовиянең атказанган артисты Елена Воронина, «Эрзяночка» дуэты (Казан шәһәре), шулай ук Урюм мәдәният йортының үзешчән сәнгать артистлары катнашында концерт булып узды. Мәдәният йорты фойесында кунакларны «Умарина» мордва халык фольклор ансамбле каршы алды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мордваларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Сабитова чыгыш ясады. Актив хәйрия эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында мордва халкы мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» ДБУ директоры Тимур Кадыйровның Рәхмәт хатлары белән Тәтеш район мәдәният йортының халык иҗатын үстерү буенча методисты Светлана Сабирҗанова һәм Килдеш авыл җирлеге китапханәчесе Марина Кудашова бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International