Тәтеш шәһәре территориясендә даими яшәүче һәм балалар бакчасына йөрмәгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Тәтеш районы Башлыгының Яңа Ел бүләкләрен 2024 елның 23-25 декабрендә мәгариф бүлегендә (Ленин урамы, 37А йорт, Сбербанк бинасы, 2 кат) 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр) алырга мөмкин. Бүләк алу өчен ата-аналарга үзләре белән оригиналь паспорт һәм бала туу турында таныклык алырга кирәк.
Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары белем бирү учреждениеләрендә Яңа ел бүләкләре белән тәэмин ителәләр. Авыл җирлегендә яшәүче оештырылмаган мәктәпкәчә яшьтәге балалар авыл җирлекләрендә бүләкләр ала. Тәтеш районы территориясендә яшәмәгән балалар, теркәлүгә карамастан, Тәтеш районы бюджеты хисабына бүләкләр белән тәэмин ителми.
Белешмәләр өчен Телефон 2-54-01.