Мәдәният яңалыклары

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

21 декабрь Олы Шәмәк авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль программасы кысаларында «Яңа ел ыгы-зыгысы» квест-уены булып узды.
Балаларга бәйрәм атмосферасына чумарга, Яңа ел традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен искә төшерергә, бәйрәм тарихындагы кызыклы фактларны белергә, дуслары белән бергә күңелле биремнәр башкарырга, үзләренең иҗади һәм музыкаль сәләтләрен ачарга тәкъдим иттеләр. Катнашучылар «Бию», «Серле», «Музыкаль», «Карлы», «Спорт» уен станцияләрен үз эченә алган маршрут буенча үттеләр.
Квест ахырында катнашучылар Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International