23 декабрь Тәтеш районы мәдәният йортында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе С.Ю. Арцыбашев белән берлектә район мәдәният-ял учреждениеләре хезмәткәрләренең йомгаклау семинар-киңәшмәсе булып узды. Биредә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Гомуми оештыру мәсьәләләре;
- «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында чаралар үткәрү турында;
- «2030 елга гражданнарның мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты дәүләт һәм муниципаль оешмалары эшеннән канәгатьлек дәрәҗәсен арттыру» милли үсеш максатының күрсәткече турында;
- 2024 елда районның мәдәни-ял итү учреждениеләре эшчәнлегенә йомгак ясау.