Тоншерма урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар елын ачуга багышланган тантаналы линейка узды, ул флаглар кертүдән һәм Россия һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланды. 2025 нче ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Укучыларны Ватанны саклаучылар булырга, аның тарихын хөрмәт итәргә һәм үз иле белән горурланырга чакырдылар.