Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашу

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

      27 гыйнварда "Тәтеш шәһәре А.А. Соколовский исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең балалар инициативасы үзәге активистлары тәрбия буенча директор урынбасары Врясова Н.П., тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Саматова Г.Н. җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Авдонин Иван Николаевичта кунакта булдылар.

    Иван Николаевич фронтка 1942 елның маенда алына. Мәскәүдә радистлыкка өйрәнгәннән соң, аларны, яңа хәрбиләрне, Ленинград оборонасына җибәрәләр. Иван Николаевич балаларга үзенең сугышчан юлы, герой-шәһәр Ленинградны ничек саклавы турында сөйләде. Үз хикәясен сугыш барган урыннарны картада күрсәтү белән озата барды. Балалар Ватанны саклаучылар алган бүләкләрне кызыксынып һәм горурланып карадылар.

     Иван Николаевич Җиңүне Курляндиядә каршылый. Сугыштан соң 1947 елда гына өенә кайта, чөнки Комсомолец буларак Ригага җибәрелә.

    Укучылар ветеранга җылы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр, бүләк, чәйгә тәм-томнар китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International