Тоншерма урта мәктәбендә укучылар Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре - Абдрахманов Раис Тауфикович һәм Хатыйпов Фәһим Гарифуллович белән очрашты. Кунаклар урманнарны саклый белә торган белгечләргә ихтыяҗ артуын билгеләп үттеләр һәм укучыларны үз тормышларын урман эше белән бәйләргә чакырдылар.