Үзәк китапханә яңалыклары

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

29 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә район китапханәчеләре өчен Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларындагы китапханәләрнең эшчәнлегенә багышланган 2025 елның беренче семинары булып узды.

Семинарны методика - библиография бүлеге мөдире ачты. Үз чыгышында ул бер елга китапханәләрнең эш бурычларын куйды, Россия китапханәләренең эш тәҗрибәсе, Бөек Ватан сугышы турындагы интернет - ресурслар белән таныштырды.

Үзәк китапханәнең әйдәп баручы библиографы О.И. Заһретдинова хезмәттәшләренә Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган «Үлем шартларында тормыш» библиообзорын тәкъдим итте.

 Патриотик тәрбия буенча эш тәҗрибәсе белән балалар белән эшләү методисты Авдеева Г. Н., Олы Шәмәкә китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Погодина Е. А., Кляшево модель китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Галимова Г. С. уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International