Өстәмә белем бирү үзәгендә түгәрәк өстәл форматында «Белем бирү сыйфатын күтәрү шартларының берсе буларак, өстәмә белем бирү педагогларын һөнәри осталык конкурсларына әзерләү» семинары узды.
Беренче өлештә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Э.Н.Җәббарова мәгариф системасындагы һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри эшчәнлегендәге үзгәрешләргә заманча таләпләргә туры китереп анализ ясады. Түгәрәк өстәл кысаларында һөнәри осталык конкурсларында катнашу тәҗрибәсе һәм фикерләре белән уртаклаштылар, семинарда катнашучылар мәгариф системасында һәм тулаем җәмгыятьтә барган үзгәрешләр контекстында үсеш һәм һөнәри үз-үзеңне камилләштерү векторларын билгеләделәр.