1 февраль «Тәтеш шәһәренең А.А. Соколовский исемендәге 2 нче гомуи белем мәктәбе» үзенең туган көнен билгеләп үтте. Бу көнне тантаналы линейка узды, анда мәктәп директоры Ф.ф. Гаффаров коллективны һәм укучыларны әлеге вакыйга белән котлады. Мәктәп активистлары мәктәп тарихы турында мәгълүмат сөйләделәр. Аның ничек үсүен һәм нинди казанышларга ирешүен искә төшерделәр, ә Россия бөркетләре остазлары мәктәпнең тәрбия эше штабы җитәкчелегендә "Үз мәктәбеңне котла" акциясе үткәрделәр, истәлекле бүләкләр - календарьлар бүләк иттеләр.
Яраткан мәктәбебезне, күпсанлы укучылар коллективын, ата-аналарны, укытучыларны, мәктәп хезмәткәрләре бәйрәмбелән котлыйбыз ! Мәктәп стеналарында балаларның шатлыклы тавышлары яңгырасын, укучыларыбыз талантлы һәм уңышлы булсын. Ата-аналар үз балаларына ярдәм итсеннәр һәм мәктәп тормышында актив позициядә торсыннар дигәгн теләктә калабыз.
Без шундый искиткеч мәктәптә укуыбыз белән горурланабыз һәм ул безне яңа уңышлар һәм казанышлар белән сөендерүен дәвам итәр дип өметләнәбез.