Килдеш урта мәктәбенең 5-7 класс кызлары хезмәт (технология) дәресләрендә тегү эшенең асылын бик яратып үзләштерәләр. Беренчеләрдән булып алар бик теләп һәм тырышып теккән алъяпкычлар булды. Һәр алъяпкыч яшь осталарның индивидуальлеген чагылдыра.
Кызлар тегү машинасын көйләргә, шулай ук эшләнмәләр озак хезмәт итсен һәм үз кыяфәтләре белән сөендерсен өчен тукыма кырыйларын эшкәртергә өйрәнәләр. Тегү дәресләре сабырлык, тырышлык, шулай ук стиль хисе үстерә. Шулай итеп, тукымалар һәм җепләр дөньясына чумып, алар гамәли белемнәр генә түгел, ә киләчәктә кирәк булачак мөһим тормыш күнекмәләре дә алалар.