Үзәк китапханә яңалыклары

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш гражданнарны яклау көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен Сталинград сугышында немец - фашист гаскәрләрен совет гаскәрләре тар - мар иткән көнгә багышланган «Сталинград: сугышның ялкынлы кайтавазы» дигән тарихи медиа-досье үткәрделәр. Алып баручылар халкыбыз тарихындагы героик битләрнең берсе булган Сталинград сугышы барышы белән таныштырдылар, каты сугышта фидакарьлек, көч, ихтыяр, батырлык күрсәткән кешеләрнең массакүләм батырлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук «Сталинград» фильмыннан фрагментлар күрсәтелде һәм Бөек сугыш турында сөйләүче китапларга күзәтү ясалды. Чара азагында Сталинград шәһәре өчен барган сугышларда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International