27 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Ханжин П.С.исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды.
Предмет атналыгын үткәрү программасы уку-укыту һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең төрле формаларын һәм ысулларын чагылдырды. Танып белү эшчәнлеген активлаштыру өчен, балаларга конкурслар, уеннар, олимпиадалар, ярышлар, иҗади очрашулар, предметлар буенча класстан тыш чаралар тәкъдим ителде.
Төрле эш формалары укучыларга үзләренең иҗади потенциалын, интеллектуаль һәм физик сәләтләрен ачарга ачарга мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә, башлангыч сыйныфларның иң актив һәм иҗади укучылары грамоталар белән бүләкләнде.