Килдеш мәктәбе хәбәр итә

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

4 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы гомуми белем мәктәпләре педагоглары өчен Семинар узды. Семинарда катнашучылар алдында ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин белән очрашу узды. Семинар барышында "парламент дәресе-2025"не үткәрү мәсьәләләре каралды.

Семинарда Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кириллова л. и. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International