Балалар китапханәсенең яшь укучылары Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Безнең горурланыр нәрсәбез бар» республика акциясендә катнаштылар. Акцияне оештыручы-Татарстан Республикасының «Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе. Чара барышында балалар татар язучысы Ринат Маннанның «Солдат Әхмәтсафа» поэмасыннан өзек укыдылар һәм театраль куелышта күрсәттеләр.