5 февраль Олы Тархан авылы мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Көйне бел» музыкаль уены булып узды.
Әлеге мавыктыргыч чарада катнашучылар үзләренең музыкаль сәләтләрен, эрудициялелеген һәм хәтерләрен күрсәтеп, яраткан җырларын искә төшереп, таный алдылар. Балалар төрле жанрдагы музыка дөньясына чумдылар.
Җиңүчеләргә истәлекле грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды.