5 февраль Тәтеш районы мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен үткәрелә торган XXV Ачык республика телевизион яшьләр фестивале жюри әгъзалары фестивальдә катнашучылар белән очрашты.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән режиссер, продюсер, җәмәгать эшлеклесе, РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең Мактаулы остазы, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов мөрәҗәгать итте.
Фестивальнең остазлары: Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, республика Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова; «Шәһәрдән юл» театры студиясенең сәнгать җитәкчесе, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең балетмейстеры Айрат Баһаветдинов;
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шәһәрдән юл» театры студиясе җитәкчесе, «Созвездие - Йолдызлык» театрның балетмейстеры-Лилия Баһаветдинова; «Созвездие - Йолдызлык» театры актрисасы , ГИТИСны тәмамлаган Зилә Бикбова;
Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Алисә Мамина балалар һәм педагоглар өчен традицион мастер - класслар үткәрде.