Геройлар мәктәбе

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

2025 елның 7 февралендә Казан шәһәренең Яңа Савин районы "Урта гомум белем бирү татар - Россия герое М.Р.Әхмәтшин исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 113 нче рус мәктәбе"ндэ төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда "Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта мәктәбе" МББУ укучылары катнашты:

  1. Хәмидуллин Камил, 1 нче сыйныф укучысы (укытучы -С.Г.Кутяшова)
  2. Мәүлханов Раян, 1 нче сыйныф укучысы (укытучы: М.Ш. Мәүлханова)
  3. 7 нче сыйныф укучысы Сухова Александра (укытучы: Г.Р.Хәмидуллина).

Конференция нәтиҗәләре буенча Хәмидуллин Камил 2 нче дәрәҗә дипломант дип табылды, Мәүлханов Раян һәм Сухова Александра 3 нче дәрәҗә дипломга ия булдылар!!!!!!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International