Кошки-Яңа Тимбай авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Бәхеткә дага» мастер-классы булып узды.
Чара барышында балаларга өйдә дага элү традициясенең барлыкка килү тарихы, шулай ук саклагыч ясау кагыйдәләре һәм нечкәлекләре турында аңлатып үттеләр. Катнашучылар мавыгып дага ясадылар, аларны фоамиран, тасма, сәйлән, тәңкәләр һәм чәчәкләр белән бизәделәр.