8нче февраль көнне Олы Тархан авылы мәдәният хезмәткәрләре кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Сугыш - балалар йөзе түгел» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.
Чара барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Бөек Ватан сугышы вакытында илебезне яклап, иңгә-иң торып баскан һәм Ватаныбыз дошманнарына каршы көрәштә гаҗәеп ныклык, максатчанлык, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән яшьтәшләре турында сөйләделәр. Чара яшь сугышчыларның батырлыкларына багышланган шигырьләр уку белән үрелеп барды. Безнең йөрәкләрдә һәрчак азатлык һәм бәхет өчен гомерләрен биргән яшь Геройлар истәлеге яшәячәк.
Йомгаклауда балалар «Зур сугышның кечкенә геройлары» презентациясе видеосын карадылар.