Мәдәният яңалыклары

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

8 февраль Бакырчы авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты кысаларында «Серле код» квест-уены булып узды.

Командаларның һәркайсына математик, тарихи, тикшеренү һәм сорау станцияләрен үтәргә туры килде. Чарада катнашучылар эрудиция, тапкырлык һәм белемнәрен күрсәттеләр. Балалар россия галимнәренең ачышлары, инновацион эшләнмәләре һәм перспектив тикшеренүләре белән таныштылар. Барлык биремнәрне үтәп, бирелгән сүзләрнең һәм Дмитрий Менделеев цитаталарының барлык фрагментларын җыеп, финишка килделәр.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International