«Тарихның данлы битләре. Батырлар мәктәбе»

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Тәтеш кадет мәктәп-интернаты укытучылары һәм укучылары «Тарихның данлы битләре. Батырлар мәктәбе» дип аталган Төбәкара конференциядә катнаштылар. Ул Казан шәһәренең Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге113 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.  Конференция кадет мәктәпләре, корпуслары, мәктәп-интернатлары өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының расланган чаралар планы буенча үткәрелде.

Безнең мәктәптән катнашучылар 3 номинациядә көч сынаштылар: Хөснетдинова Наталья Владимировна «Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүне оештыруның актуаль аспектлары: хәзерге шартларда тәҗрибә, тенденцияләр һәм проблемалар» педагогик секциясендә катнашып, 2 урынны яулады;

8 сыйныф укучысы Хәмитова Рәзинә татар телендә оештырылган «Батырларың даны мәңгелек» номинациясендә 2 урынны яулады (җитәкчесе Сиякина Нәфисә Равил кызы);

6 нчы сыйныф укучысы Зацепина Дарья «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы: тарихи хәтер һәм хәзерге заман чакырулары» секциясендә катнашып, 3 нче урынны яулады (җитәкчесе: Сиякина Нәфисә Равил кызы)

Катнашучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International